Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юлчылары 18 март таңын эштә каршылады

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы коллективы 18мартны, көчле кар-буран буласын алдан белеп, зур әзерлек белән каршылады.

Иртәнеге сәгать өчтә бураннның башлануы булды, безнең участокка караган 22 берәмлек техника юллар чистарту эшләренә керештеләр. Бу турыда безгә юл хезмәтенең район участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин хәбәр итте. Иртә таңнан алып кичкә кадаәр юлларны чистарту д эттергечле биш КамАЗ, ком-тоз катнашмасы сиптерүче алты КамАЗ, өч грейдер, дүрт МТЗ, ике погрузчик эшләгән.

Зур трассаларда кар төрттереп йөрүче КамАЗлар бу көнне 400 чакрымга кадәр юл үткәннәр. Көчле буран вакытында юл кырыена төшкән автомобильләрне дә алар тартып чыгарганнар.

Иң элек олы юллар кардан арындырылган, аннан инде авыл юлларына чират җиткән. Юл эшчеләре шулай сайлау көнендә техника һәм кешеләр йөрү өчен уңайлыклар тудырдылар. Эшләре кызу булса да, алар үз участокларында РФ Президенты өчен тавыш биреп чыгарга да җай тапканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев