Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлеге һәм “Әлки хәбәрләре” газетасы үткәргән “Буыннар бәйләнеше: минем әти-әни – иң матур пар” бәйгесе җиңүчесенә бүләк тапшырылды

Газетада әлеге бәйге ЗАГС органнары төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән иде.

"Әти кәләшен күтәреп алып кайткан" дигән язмасы белән анда Чуаш Борнае авылыннан Олеся Балахонова (Еликова) җиңү яулады. Ул әти-әнисе Сергей һәм Мария Еликовлар турында бик җылы итеп язган иде.

Олеся үзе гаиләсе белән Тольятти шәһәрендә яши икән. Бүләкне алырга аның әнисе Мария Геннадьевна килде.

Гаиләләренең бәхетле һәм бөтен булуын, гел ишәеп торуын теләп, район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина һәм "Әлки хәбәрләре" газетасы редакторы Азат Низамиев бәйге җиңүчесенә чәй сервизы тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев