Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә беренчеләрдән булып Алмаз һәм Дилә Хәмәтҗановларның законлы никахы теркәлде

Бүген Базарлы Матакта Никахлашу залында тантаналы төстә Алмаз һәм Дилә Хәмәтҗановларның законлы никахы теркәлде.

Кияү белән кәләш икесе дә үзебезнең районныкы. Алмаз - Түбән Әлкидән, шәхси предприятиедә эшли. Ә Дилә Чуаш Кичүе кызы. Ул Казан дәүләт аграр университетында белем ала.

Район ЗАГС бүлеге мөдире Энҗе Хәлиуллина яшьләрне ир һәм хатын дип игълан итте һәм тормышларындагы бу истәлекле вакыйга белән кайнар котлады. Халкыбызның элек-электән килгән йолаларын үтәп, Энҗе ханым: "Тормышыгыз гел баллы-татлы булсын",-дип яшьләргә чәкчәк каптырды. Аннан ул: "Мул, бөтен, җитеш тормышта яшәгез",-дигән сүзләр белән кияү һәм кәләшнең өстенә вак тәңкәләр сипте.

Яңа өйләнешүче яшьләр рәхмәт йөзеннән әти-әниләренә баш иделәр.

Без дә яңа туган Хәмәтҗановлар гаиләсен бу шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Исән-имин, бәхетле гомер итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев