Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә төзелүче Изге Троица чиркәвен өлгертү өчен хәйрия ярдәме кирәк

Район үзәге Базарлы Матак уртасында Изге Троица чиркәвенең зур мәһабәт бинасы калыкты. Анда төзелеш инде төгәлләнүгә таба бара. Соңгы бер-ике елда биредә бик күп эшләр башкарылды. Храмның алтынсу ике гөмбәзе бүген кояшта балкып, ерактан үк күренеп, кешеләргә хәерле көннәр, уңышлы юллар теләп тора кебек. Храм төзелеше республика һәм район җитәкчелеге...

Район үзәге Базарлы Матак уртасында Изге Троица чиркәвенең зур мәһабәт бинасы калыкты. Анда төзелеш инде төгәлләнүгә таба бара. Соңгы бер-ике елда биредә бик күп эшләр башкарылды. Храмның алтынсу ике гөмбәзе бүген кояшта балкып, ерактан үк күренеп, кешеләргә хәерле көннәр, уңышлы юллар теләп тора кебек.

Храм төзелеше республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән, шулай ук спонсорлар һәм эшмәкәрләрнең, халыкның хәйрия акчаларына алып барыла. Әле узган ел азагында биредә кешеләрдән җыелган средстволарга плитә сатып алып, чиркәүнең үзәк залы идәненә түшәделәр. Эшчеләргә хезмәтләре өчен дә шул хәйрия акчаларыннан түләнде. Моннан кала, җыелган акчалар зур тимер ишек сатып алырга, храмның гыйбадәтләр үткәрелә торган залын электр белән җылыту чыгымнарын түләүгә дә җитте.

Башкарылганы күп, әмма эшлисе дә байтак әле. Бинаның стеналарын штукатурлау һәм шпаклевкалау, буяу, өченче гөмбәзне кую һ.б. Боларның барысын җиренә җиткерү өчен тагын акча кирәк.

Хөрмәтле райондашлар! Яңа чиркәү төзелешен тизрәк төгәлләп, православныйлар анда кинәнеп гыйбадәтләр, башка дини йолаларны үткәрә башласыннар иде. Әйдәгез, тагын бер талпынып, бу изге гамәлгә хәл кадәренчә өлешебезне кертик. Яхшылык җирдә ятмас, игелекле гамәлгә юлланган һәр сум акча иясенә изгелек теләп торыр.

Храм төзелешенә акча күчерү өчен Хәйрия фонды да булдырылды. Әлеге фондның исәп-хисап счеты:

Банк получателя: Отделение банка "Татарстан" №8610 Сбербанка РФ

Алькеевское отделение №4678 п.г.т. Алексеевское

БИК:049205603

Счет банка получателя

30101810600000000603

Счет получателя:

40703810562310100053

ИНН: 1606005545

КПП: 160601001

Получатель: Благотворительный фонд строительство Храма Пресвятой Троицы с.Базарные Матаки Алькеевского муниципального района

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев