Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк хастаханәсенә талпан тешләүдән зарланып бер хатын кыз мөрәҗәгать иткән

Гадәттә талпаннар язын куркыныч була.

Әмма алардын җәй буе сакланырга кирәк икән. Күптән түгел генә үзәк хастаханәгә талпан "эләктергән" бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Талпанны экспертизага җибәргәннәр һәм аңарда куркыныч энцефалит вирусы барлыгы ачыкланган. Әлеге ханым больницада ятып дәвалау курсы узган. Бәхетенә, аңа чир йокмаган. Талпаннан ул зиратта эшләгәндә зыян күргән.

Сезон башыннан дистәгә якын әлкиле урман бете эләктереп медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. табиблар талпаннан саклану чараларын даими кулланырга киңәш итә. Аларга алдан прививка ясату, урман-кырга ябык киемдә бару, аннан кайткач үзеңне тулысынча карап тикшереп чыгу керә. Онытмагыз: талпан - энцефалит һәм боррелиоз дигән куркыныч чирләр таратучы бөҗәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев