Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк хастаханәсендә патологоанатомия бүлеге эшли башлады

Район үзәк хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге эшли башлады. Әлеге бүлекнең модульле яңа корпусы узган елның җәендә ачылган иде. Инде анда эшне башлау өчен барлык тиешле документлар да булдырылды, һәм былтыр декабрь азагында хезмәт күрсәтү башланды. Патологоанатом булып табиб Радик Вәлиев эшли. Бүлектә нигездә үлемгә китергән чирнең диагнозы ачыкланмаган яисә шик тудырган...

Район үзәк хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге эшли башлады.

Әлеге бүлекнең модульле яңа корпусы узган елның җәендә ачылган иде. Инде анда эшне башлау өчен барлык тиешле документлар да булдырылды, һәм былтыр декабрь азагында хезмәт күрсәтү башланды. Патологоанатом булып табиб Радик Вәлиев эшли.

Бүлектә нигездә үлемгә китергән чирнең диагнозы ачыкланмаган яисә шик тудырган очракта мәетләрне яралар. Ә инде кешене үлемгә китергән сәбәпләр билгеле булмаса яки аның дөньядан үз үлеме белән китмәү шиге булса, мәет суд-медицина экспертизасына җибәрелә. Безнең районга Спас, Чистай судмедэкспертлары хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев