Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәк китапханәсе Ана даны паркында өлкәннәр өчен “Гомер көзе җылы булсын!” дигән музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрде

Район үзәк китапханәсе Ана даны паркында өлкәннәр өчен "Гомер көзе җылы булсын!" дигән музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрде.

Әлеге чараны оештыруда район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм агрокөллият укучылары да катнашты. Китапханәчеләр өлкәннәр өчен "Комсомол - минем язмышым", "Матурлык һәм сәламәтлек серләре", "Ә шулай да көз матур", "Яңа китап" дигән китап күргәзмәләре әзерләгәннәр иде. Андагы басмалар олы яшьтәгеләрдә зур кызыксыну уятты.

Өлкәннәр декадасы кысаларында үткәрелгән әлеге чарада ветераннар адресына күп җылы сүзләр әйтелде, котлаулар, музыкаль номерлар яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре сәхнәгә иң өлкән кунакларны - 82 яшьлек Халисә Фатыйхованы, 73 яшьлек Валентина Егорованы чакырдылар. Шулай ук быел юбилейларын билгеләп үтүче Марс Ибраһимовны һәм Туйбикә Сираеваны хөрмәтләделәр. Һәркайсына бәләкәй генә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Призлар белән үткәрелгән мавыктыргыч лотерея дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Өлкәннәр үзләре дә бик актив булдылар. Бәйрәм азагында һәркем күңелле флеш-мобта катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев