Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы:балага айлык түләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия”

14 февральдә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе ана капиталы средстволарыннан икенче балага айлык түләү алу мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ача.

Бу көнне 9.00 дән 18.00 гә кадәр 8(843) 279-27-27 "кайнар" телефон линиясе эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре айлык түләүне билгеләү өчен гариза тутыру, кирәкле документлар туплау, кая һәм кемгә мөрәҗәгать итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк, шулай ук ана капиталы средстволарыннан икенче балага айлык түләүгә хокукны билгеләү өчен уртача айлык керемне исәпләп күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез: бүтән көннәрдә Пенсия фонды бүлекчәсе "кайнар линиясе" 279-27-27 номеры буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомгада 9.00-16.45 сәгатьләрдә (12.00-12.45 - әбәт вакыты) эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев