Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы:балаларны мәктәпкә әзерләү – куанычлы һәм рәхәт мәшәкать, дип исәпли әти-әниләр

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр өчен бүген шактый мәшәкатьле вакыт. Әти-әниләр ул-кызларын яңа уку елына әзерләү белән мәшгульләр. Мәктәп базарларында, китап һәм канцелярия товарлары кибетләрендә кием-салым, уку кирәк-яраклары сайлаучы балалар һәм олылар мәш килә. Ә сез газизләрегезне 1 сентябрьгә әзерләдегезме әле? Баланы мәктәпкә җыендыру кыйммәткә төшәме? Елена Морелева, хуҗабикә, Сихтермә-Хузангай...

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр өчен бүген шактый мәшәкатьле вакыт. Әти-әниләр ул-кызларын яңа уку елына әзерләү белән мәшгульләр. Мәктәп базарларында, китап һәм канцелярия товарлары кибетләрендә кием-салым, уку кирәк-яраклары сайлаучы балалар һәм олылар мәш килә. Ә сез газизләрегезне 1 сентябрьгә әзерләдегезме әле? Баланы мәктәпкә җыендыру кыйммәткә төшәме?

Елена Морелева, хуҗабикә, Сихтермә-Хузангай авылы:

-Улыбыз Дима һәм кызыбыз Саша быел дүртенче сыйныфка баралар. 1 сентябрьгә инде ныклап торып әзерләнәбез. Быел мәктәп формалары алмаска булдык, үткән елгылары әле әйбәт хәлдә. Ә калган бөтен кием-салымны - спорт костюмнары, күлмәкләр, аяк киемнәре сатып алдык. Улыбыз белән кызыбызның яңа портфельләре дә, дәфтәр, ручка, линейка ише уку кирәк-яраклары да әзер. Дәреслекләрне мәктәптән бирәләр, ә төрле фәннәрдән "эш дәфтәрләрен" (рабочие тетради) үзебезгә сатып алырга туры киләчәк. Гомумән алганда бер баланы мәктәпкә әзерләү ким дигәндә 10 мең сумга төшә. Бу безнең гаилә өчен һич кенә дә күтәрә алмаслык чыгым түгел. Бернинди ярдәмгә дә өмет итмибез. Шөкер, тормышыбыз әйбәт. Ирем комбайнчы, механизатор, акчаны мул эшли. Бик күп кош-корт, терлек-туар асрыйбыз. Балалар өчен берни җәл түгел. Сәламәт булсыннар, яхшы укысыннар гына.

Алсу Сафина, мәдәният йорты директоры, Ташбилге авылы:

-Беренче сентябрьне без аерым бер дулкынлану белән каршылыйбыз. Улыбыз Илвир беренче сыйныфка керә. Ул - төпчегебез, ике олы балабыз инде үз гаиләләрен кордылар. Быел безнең авылда дүрт бала беренчегә бара, барысы да малайлар. Мәктәпкә инде әзерләнеп беттек диярлек. Өр-яңа мәктәп формасы, күлмәк-водолазкалар, аяк киемнәре, спорт формасы, уку әсбаплары тулы портфель үз сәгатьләрен көтәләр. Улыбыз бигрәк тә түземсезләнеп көтә сентябрьне. Көненә әллә ничә мәртәбә портфелен бушатып-тутырып, аркасына асып йөреп карый. Баланы мәктәпкә әзерләү кыйммәткә төшәме, дисезме? Киемнәре генә 10 мең сум тирәсе. Зарлана дип уйлый күрмәгез, сөенечле мәшәкатьләр, куанычлы чыгымнар гына бу. Эшләп торабыз бит. Әле бит районыбызда беренче сыйныфка баручы барлык сабыйларга уку әсбаплары тулы букчаларны бүләк итеп бирделәр. Шундый матур сумкалар, эчендә әйбере дә күп. Район мәдәният йортында узган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе бәйрәмчә күтәренке узды, балалар бик сөенде. Рәхмәт иганәчеләргә, гаиләләргә бу зур ярдәм.

Ирина Кузнецова, биш бала әнисе, Салман авылы:

-Быел өч балабыз мәктәпкә бара. Карина - сигезенче сыйныфка, Ангелина - өченчегә, Виталий - икенчегә. Ишле гаиләдә өч укучыны мәктәпкә әзерләү җиңел түгел, билгеле. Бәяләр дә күтәрелеп тора. Әмма без зарланмыйбыз. Зур гаилә - зур куаныч ул. Үзара аңлашып яшәсәң, балаларны яратып үстерсәң, кыенлыклар да тиз хәл ителә. Мин ел да дәфтәр, ручка-карандаш, линейка кебек канцелярия товарларын уку елы алдыннан ук күпләп алып куям. Запас торсын, беткән саен кибеткә йөгерергә булмасын, дим. Биш мең сумнан артыклык әсбаплар сатып алдык инде. Икесенә мәктәп формалары да алдык, уртанчы кызыма гына сайлыйсы калды. Дөрес, әле байтак әйбер кирәк - спорт костюмнары, аяк киемнәре… Аларын да булдырырбыз, һәр елдагыча социаль яклау бүлеге дә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Аннан соң, балаларыбыз кечкенәдән эшләп, акча кадерен, әйбер кадерен белеп үсәләр, өсте-өстенә әйбер сорап йөдәтмиләр. Без зур хуҗалык тотабыз, дүрт сыер, башка терлекләр, күпләп кош-корт асрыйбыз. Кыскасы, ул-кызларыбыз бернигә дә мохтаҗ булмасын өчен барын да эшлибез. Иң мөһиме, газизләребез сау-сәламәт, бәхетле булып үссен.

Айрат һәм Алсу Гәрәевлар, Түбән Әлки авылы:

-Без өч бала үстерәбез. Айзатыбыз быел сигезенче сыйныфка, Алинәбез дүртенчегә бара, Айназыбызга биш яшь. Эшләсәң, тырышсаң, авыл җирендә бүген җитеш, мул тормышта яшәргә була. Дәүләт тә бит авыл кешесенә, күп балалыларга төрлечә ярдәм күрсәтеп тора. Без дүрт сыер асрыйбыз, башка терлекләребез дә күп. Дәүләттән субсидия алып мини-ферма төзедек, сөтбикәләребез санын бишкә җиткерәчәкбез. Сөт тапшырудан ай саен 20 мең сум тирәсе керем алабыз. Җәен сөт акчасын балаларыбызны мәктәпкә әзерләүгә тотасын алдан ук планлаштырып куябыз. Улыбызга да, кызыбызга да портфельләр, мәктәп формалары, кием-салымнар алдык инде. Шушы көннәрдә район үзәгенә барып канцелярия товарлары, аяк киемнәре алырга дип торабыз. Балаларны мәктәпкә әзерләү - шатлык ул. Моңа күпме генә чыгым тотылмасын, һич авырсынмыйбыз. Балалар бит - яшәвебезнең мәгънәсе. Яхшы укысыннар, әйбәт кешеләр булып үссеннәр генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев