Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына космонавтлар килеп китте. ФОТО

Районыбызда очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Александр Баландин җитәкчелегендә делегация булып китте.

Мәгълүм булганча, узган атнада Казанда авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы булды. Космонавтлар әнә шул зур чарага килгәннәр. Шул уңайдан, безней районга да килеп чыктылар. Алар район җитәкчеләре белән очраштылар, Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеен карадылар. Кунаклар музейның космонавтикага багышланган бүлеген яңа экспонатлар белән баету буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, безнең музейга яңа скафандр, космонавтларның киемнәрен, шәхси әйберләрен тапшырырга ышандырдылар.

Космонавтлар "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагеренда ял итүчеләр янында да булдылар, бик кызыклы әңгәмә үткәрделәр, күп сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев