Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районынан 53 яшьлек Газинур Фәттахов гер спорты буенча дөнья чемпионы булды

Карга авылында яшәүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов Көньяк Кореядан гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен яулап кайтты.

Сеул шәһәрендә узган дөнья чемпионатында ул Россия командасы составында катнашты. Ветераннар арасында 85 килограммнан югары авырлык категориясендә чыгыш ясап, райондашыбыз беренче урынны алды. Яшьтән спорт белән шөгыльләнүче, "Алинә" универсаль спорт залында тренер булып эшләүче Газинурның бу беренче җиңүе генә түгел. Узган ел ул гер спорты буенча Польшада узган Европа чемпионатында һәм Казахстанда үткән дөнья чемпионатында катнашып, чемпион исемнәре яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев