Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 1-2 апрельдә “Сугыш чоры хатлары” фотокүргәзмәсе эшләячәк

Район мәдәният йортында 1-2 апрельдә "Сугыш чоры хатлары" фотокүргәзмәсе эшләячәк.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең "Тарихи хәтер" проекты кысаларында оештырылучы әлеге чара совет кешеләренең батырлыгы, ватанпәрвәрлеге документлары булган фронт хатларын мәңгеләштерүне күздә тота. Фотокүргәзмәдә республиканың төрле районнарында тупланган солдат хатларыннан эшләнгән баннерлар, шулай ук С.Лисенков исемендәге район музееның Бөек Ватан сугышы чорына караган кайбер экспонатлары урын алачак. Бездә ике көн торгач, күргәзмә бүтән районга күчә. Райондашларны аның белән танышырга чакырабыз. 2 апрельдә сәгать 10 да биредә район җитәкчеләре, яшьармиячеләр, укучылар катнашындагы чара да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев