Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 13-21 ноябрьдә “Җәяүле, сак бул!” профилактика чарасы уза

Район юлларында "Җәяүле, сак бул!" дигән профилактика чарасы бара. Ул 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Республика юлларында җәяүлеләрнең машина астына эләгүләре хакындагы хәвефле хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Мондый фаҗигаләр нигездә җәяүлеләрнең юл аркылы тиешсез урында чыгуы, юлга искәрмәстән килеп чыгу, игътибарсызлык аркасында килеп туа.

Машина астында калып үлү очракларының күпчелеге тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. Ни кызганыч, районыбызда быел шундый ике фаҗига булды. Июнь аенда Юхмачы авылында кичке караңгыда җәяүле ир-атны машина бәрдереп, ул шунда ук һәлак булды. Октябрьдә шуңа охшаш һәлакәт Түбән Әлки белән Чуаш Борнае авыллары арасындагы юлда килеп чыкты. Анда иртәнге эңгер-меңгердә җиңел автомобиль юлдан велосипедта баручыны таптата. Өлкән яшьтәге велосипедчы алган җәрәхәтләрдән һәлак булды.

Күп вакыт караңгыда машина йөртүчеләр, каршыга килүче транспорт фаралары яктысыннан күзләре чагылып, юл аша чыгучы җәяүлене күрми калалар. Ә кайчагында җәяүлеләр автомобиль юлы буйлап яисә юл янәшәсеннән үк атлыйлар, өстәвенә кичен күзгә ташланмый торган караңгы киемнәрдән булалар. Шуның өчен дә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу бик мөһим. Алар яктыртылмаган юлда җәяүлене күрү мөмкинлеген арттыралар һәм юл-транспорт һәлакәте чыгу ихтималын киметәләр.

Якыннан яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене юлда 25-50 метрдан күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч элементлар кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Ә инде еракка яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене 100 метрдан күрсә, яктырткыч элементлар кулланган кешене ул 350 метр ераклыктан ук абайлый.

Төнлә яисә күз күреме начар булганда, юл аша чыкканда һәм юл читеннән барганда җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлары булган предметлар куллануы бик мөһим. Ә торак пунктлардан читтә яктылык кайтаргыч элементлар файдалану мәҗбури. Бу кагыйдәне үтәмәгән өчен 500 сум штраф салу каралган.

Гомумән, җәяүлеләргә һәрчак юлда бик сак һәм игътибарлы булу, ә караңгыда яктырткыч элементлар куллану зарур.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев