Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 18 мартта Россия Президентын сайлауда җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары күрелә

Бу якшәмбедә буласы Россия Президентын сайлаулар имин үтсен өчен районда күп төрле әзерлек чаралары күрелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев хәбәр итүенчә, 18 мартта барлык сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре кизү торачак. Үзебездәге полиция хезмәткәрләре җитеп бетмәгәнгә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы аша Казаннан өстәмә 18 полицейский безгә ярдәмгә җибәрелә.

Район халкының җәмәгать тәртибе буенча сораулары яисә теге яки бу хәбәрләре булса, 21-0-02 телефоныннан мөрәҗәгать итә алалар.

Сайлау участокларында ирекле халык дружиначылары да тәртип сагында торачак.

Һәр тавыш бирү бинасында шулай ук район янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләренең һәм янгынга каршы ирекле дружина вәкилләренең кизү торуы күздә тотыла. Тәүлек әйләнәсе аларга 20-1-01 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта безгә район янгын сүндерү-коткару хезмәте җитәкчесе Дмитрий Романов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев