Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 2 мартта татар эшмәкәрләрен кунакка көтәләр

VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында катнашучылар 2 мартта районыбызга киләчәк.

Традицион эшмәкәрләр җыенын 1-3 мартта Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Анда Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан 750 кеше - кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре катнашуы көтелә. Районыбызга алар татар авылларында эшмәкәрлекнең үсеше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру максатында килә. Җыенда катнашучылар Татар Мулла авылындагы гаилә фермаларында, Түбән Әлкидә эшмәкәр Шәйхетдиновларның җитештерү базасында, Әхмәт авылында Фәнис Бакировның атлар фермасында булыр дип күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев