Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 21 сентябрьдән 28 енә кадәр “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге атнасы” үткәрелә

Әлеге чараның максаты - балаларның юлда һәм транспортта зыян күрүенә юл куймау, район территориясендәге белем бирү учреждениеләре тирәсендә юл хәрәкәте хәвефсезлеге чараларын көчәйтү. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә ата-аналар һәм балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы хакында әңгәмәләр, лекцияләр, дискуссияләр үткәрәләр. Әлеге чараларда балалар юлда юлыгырга мөмкин булган төрле...

Әлеге чараның максаты - балаларның юлда һәм транспортта зыян күрүенә юл куймау, район территориясендәге белем бирү учреждениеләре тирәсендә юл хәрәкәте хәвефсезлеге чараларын көчәйтү.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә ата-аналар һәм балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы хакында әңгәмәләр, лекцияләр, дискуссияләр үткәрәләр. Әлеге чараларда балалар юлда юлыгырга мөмкин булган төрле катлаулы ситуацияләр һәм аларда зыян күрүне кисәтү хакында сүз алып барыла. Шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында юлда балаларның хәвефсезлеге өчен аларның киемендә яисә портфельләрендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгы да әйтелә.

Атна дәвамында балаларны йөртүче автобус шоферларының хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәвенә аеруча зур игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев