Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 24 февральдә ярминкә һәм Майчабу бәйрәме үткәреләчәк

24 февральдә район үзәгендә ярминкә үткәреп, Майчабуны бәйрәм итеп кышны озатабыз.

Майчабуның төп сые -коймак. Аны төрледән-төрле рецептлар һәм бик күп төрле эчлекләр белән пешерәләр. Бәйрәмдә җыр-музыка тыңлап күңел ачарбыз, саф һавада кайнар коймактан аваз итәрбез. Яман гадәтләр, начар сыйфатлар символы булган карачкыны яндыруны тамаша кылырбыз.

Бу көнне район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе дә гөрләячәк. Сатуда бөртек, фураж, көрпә, ит һәм сөт ризыклары булыр дип көтелә. Мәктәпләр исә үз ярдәмче хуҗалыкларында үстергән-җитештерелгән нигъмәтләрне ярминкәгә алып чыгарлар.

Бәйрәмдә балаларны җигүле атлы чаналарда йөртү, гармунга кушылып җырлау-бию дә оештырылачак.

Ә инде үзәк паркта алдан игълан ителгән кар-боз сыннары бәйгесенә нәтиҗә ясалыр. Сыннарның Яңа елга кадәр ясалганнары да, яңалары да исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев