Әлки районында 30 август – Республика көнендә күп төрле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла
30 август - Республика көнендә районда күп төрле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. Сәгать 10 да район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланып китә. Анда мәктәпләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр сату итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт ризыклары, түтәлдән яңа өзелгән һәм тозлаган яшелчәләр, җиләк-җимеш, бөртек, печән, утын һ.б. авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим...
30 август - Республика көнендә районда күп төрле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла.
Сәгать 10 да район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланып китә. Анда мәктәпләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр сату итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт ризыклары, түтәлдән яңа өзелгән һәм тозлаган яшелчәләр, җиләк-җимеш, бөртек, печән, утын һ.б. авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителер. Билгеле, кайнар шашлык, камыр ризыклары, төрле тәм-томнар белән сыйланып булачак.
Шул ук вакытта "Ленин бакчасы" паркында балалар арасында "Сөекле туган илем" дип аталган рәсем конкурсы үткәрелә. Паркта шулай ук "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре булган талантлы балалар концерт күрсәтәчәк. Гомумән, паркта бу көнне иртәдән кичкә кадәр балалар өчен төрледән-төрле уен һәм күңел ачу чаралары була, батутлар урнаштырыла. Шулай ук ачык һавада китапханә, музей, "медицина кабинеты" эшләячәк. Паркта "Осталар шәһәрчеге" дә урын ала. Анда районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә балалар һәм олылар тарафыннан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырыла. Күңелеңә хуш килгән эшләнмәләрне сатып алырга да мөмкин булачак.
Кичке бәйрәм чаралары 19 сәгатьтә башлана. Монда иҗат яшьләре фестивале, район үзешчәннәренең иң яхшы концерт номерлары булачак. Шулай ук "Иң матур бакча" район бәйгесенә йомгак ясап, оешма-учреждениеләр һәм шәхси хуҗалыклар арасында иң күркәм бакча үстергән уңганнар бүләкләнәчәк.
Паркта җәмәгать туклануы предприятиеләре шашлык, төрле ризыклар сатуны оештырачак.
Кичке салют бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләреннән берсе булыр. Ул 22 сәгатькә планлаштырыла.
Хөрмәтле райондашлар! 30 августта район үзәгендә буласы бәйрәм чараларына килегез. Республика көнен күңелле итеп бергәләп бәйрәм итүгә ни җитә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев