Әлки районында 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде
30 июльдә кичке сәгать 5 тирәсендә Базарлы Матак буасында (Плотина) 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде.
Базарлы Матакта яшәүче бу ир иптәшләре белән су коенырга барган булган. Ул буаны йөзеп чыгарга дип суга керә. Әмма аны көзән җыера башлый. Шунда ук ярдагы иптәшләре коткару хезмәтенә шылтыраталар. Республика Гражданлык сагы идарәсенең (Управление гражданской защитой) район бүлеге җитәкчесе Лилия Гайфуллина әйтүенчә, коткаручы егетләр барып җиткәндә баткан ирнең гәүдәсен иптәшләре судан алып чыккан булалар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев