Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында административ штрафлар буенча бурычлары 10 мең сумнан арткан 40 кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм

Мәгълүм булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Әлеге таләпләрне санга сукмаучыларга карата законда кырыс чаралар каралган. Административ штрафны срогында түләмәгән кеше әлеге сумманы ике тапкыр арттырып (әмма 1 мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

2017 ел дәвамында административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 203 беркетмә төзелде. Бурычлы 36 кеше суд карары белән административ кулга алынды, 99 кешегә түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә штрафлар салынды. Ә 30 кеше мәҗбүри эшләргә хөкем ителде.

Бүген районыбызда түләнмәгән административ штрафлар буенча бурычлары 10 мең сумнан артып киткән 40 кеше исәпкә алынды. Алар административ җаваплылыкка тартыла, милекләренә, банктагы исәп-хисап счетларына, транспорт чараларына арест салына. Әлеге әҗәтле бәндәләр шулай ук чит әлләргә чыгудан мәхрүм ителә.

Райондашларга шуны да искәртәм: штрафын тизрәк түләп куючылар бит отышта да кала. 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән закон буенча, юл хәрәкәте вакытында хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсә, ул аның яртысын гына да түли ала. Бик күпләр әлеге уңайлы мөмкинлектән файдалана. Дөрес, кайбер хокук бозулар өчен салынган штрафларның яртысын гына түләп булмый. Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итүнең кабатлануы, руль артына исерек килеш утыру белән бәйле барлык очраклар, тизлекне арттыруның кабатлануы, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның кабатлануы, кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә җиңел яисә уртача авырлыктагы зыян салыну, хәрәкәтне тыя торган сигналга буйсынмауның кабатлануы әнә шундый искәрмәләр булып торалар. Әлеге бозулар өчен штрафлар теләсә кайсы очракта тулысынча түләнергә тиеш.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев