Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында административ штрафларын вакытында түләмәгән 105 кешенең эше судта карала

Быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләмәгән 105 кешегә карата материаллар судка юлланган. Мәгълүм булганча, штрафлар ике ай вакыт эчендә түләнергә тиеш. Әлеге кагыйдәне санга сукмаучыларга карата кырыс чаралар күрелә. Андыйлар түләнмәгән штраф суммасын ике тапкыр арттырып түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка, я булмаса 50 сәгатькәчә...

Быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләмәгән 105 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Мәгълүм булганча, штрафлар ике ай вакыт эчендә түләнергә тиеш. Әлеге кагыйдәне санга сукмаучыларга карата кырыс чаралар күрелә. Андыйлар түләнмәгән штраф суммасын ике тапкыр арттырып түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә. Ел башыннан бирле районда "әҗәтле" 49 кеше штрафын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр ителгән. 21 кеше сак астына алынган, 10 кеше мәҗбүри эшләргә дучар булган. Штрафын тиешле срокта түләмәгән бүтәннәргә карата материаллар әлегә җәмәгать судында карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев