Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Агапова” крестьян-фермер хуҗалыгы ай саен бер центнердан артык кәҗә сыры сата

Нина Агапова хуҗалыгында 52 кәҗә асрала, аларның 30 ын савалар, 2 тәкәләре бар, калганнары - бәрәннәр. Сорап килүчеләр күп булса да, фермер кәҗәләрен сатмый, чөнки алар көтүне тулыландыра. Нина Ивановна нигездә нубий нәселле кәҗәләр асрый. Һәр көнне хуҗалыкта 75 литр сөт савып алына. Аннан тәмле сыр, кызарткан сөт, төрле әчкелтем...

Нина Агапова хуҗалыгында 52 кәҗә асрала, аларның 30 ын савалар, 2 тәкәләре бар, калганнары - бәрәннәр.

Сорап килүчеләр күп булса да, фермер кәҗәләрен сатмый, чөнки алар көтүне тулыландыра. Нина Ивановна нигездә нубий нәселле кәҗәләр асрый.

Һәр көнне хуҗалыкта 75 литр сөт савып алына. Аннан тәмле сыр, кызарткан сөт, төрле әчкелтем продуктлар ясыйлар. Ай саен "Агапова" хуҗалыгы 1 центнердан артык кәҗә сыры сата. Фермер кәҗәләрне саву аппараты сатып алу турында хыяллана. Хәзерге вакытта биредә кышкыга печән хәзерләү белән шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев