Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында агрокөллият филиалы укучылары Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәләштергән. ФОТО

Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы укучылары театр сөючеләргә бүләк ясады.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган фестиваль кысаларында алар Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен район мәдәният йорты сәхнәсендә куйдылар.

Спектакльдә башлыча беренче курс сту­дентлары уйный. Алар ничек шушы зур һәм кат­лаулы әсәрне сәхнәләштерүгә алынганнар соң?

-"Чәчәк атсын туган җирем Татарстан" фестивалендә чыгыш ясарга тәкъдим алгач, уку­чылар үзләре сәхнәгә кую өчен шушы әсәрне сайладылар. Дөрес, без башта спектакльдән бер өзек кенә сәхнәләштерергә уйлаган идек. Репетицияләрне узган елның октябрендә үк башладык. Рольләр өстендә эшли торгач, егетләр- кызлар шулкадәр мавыгып киттеләр, һәм без спектакльне тулысы белән куярга булдык,-ди көллиятнең өстәмә белем педагогы Нурия Гый­льмиева.

Әйтергә кирәк, Нурия ханым спектакльнең режиссеры да, балаларның оештыручысы да булган. Әзерлек барышында образлар өстендә кат-кат эшләргә туры килгән, өйрәнгәннәр дә, бәхәсләшкәннәр дә. Декорацияләр эшләүдә физ­культура укытучысы Рамил Мөхәммәтшин бик ярдәм иткән.

Төп герой - Әлмәндәр карт ролен тракторчы- машинистлар төркемендә белем алучы Ташбил­ге егете Зөлфәт Хөснетдиновка тапшырганнар. "Тыйнак һәм бик тырыш малай", - ди аның ту­рында җитәкчеләре. Чыннан да, Зөлфәт рольне бик матур башкарды. Кирәк урынында җырлап та җибәрде, Әлмәндәрнең төртмәле-мәзәк сүзләре дә бик урынлы килеп чыкты.

Элвин Шамилов та (Спас районыннан) Әҗәл образына шактый оста керде. Аның киемнәре дә бик кулай сайланган иде. Газраилне уйнаган Илнар Зәкиуллин (Юхмачыдан) белән Элвин спектакльдән соң бик матур җыр да башкарды­лар әле. Карга егетләре Илсур Хәсәнҗанов, Фәнил Галиуллин, шул авыл кызы Лилия Сабирова, Ба­зарлы Матактан Эдуард Черников, Лиана Гый­льмиева, Баллыкүлдән Инзилә Шәрапова, Алек­сеевскидан Гөлүсә Шиһапова шулай ук сәхнәдә үзләрен шактый иркен тоттылар, җанлы һәм үзенчәлекле образлар тудырырга тырыштылар.

Яшь артистларның сәхнәдәге беренче иҗади эшләрен тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләде. Билгеле, "төерлерәк" урыннар да бул­мады түгел. Әмма егетләр-кызларның зур теләк, омтылыш, рухлану белән шушы катлаулы эшкә алынулары һәм башкарып чыгулары үзе ни тора.

Районның иң зур сәхнәсенә чыгар алдыннан көллият укучылары спектакльне Карга клубында күрсәтеп, авыл халкының югары бәясен алганнар. Әлмәндәр карт турындагы бу тирән фәлсәфи һәм мавыктыргыч сюжетлы әсәрне башка авыллар сәхнәләрендә дә куйсалар, театр сөючеләрдән күп хуплау һәм рәхмәт сүзләре ишетерләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев