Әлки районында алимент түләүдән качып йөрүче 111 кешенең 22 се – хатын-кызлар
Бүген районда алимент түләүдән качып йөрүче 111 кеше исәпләнә.
Бу бәндәләрнең балаларына түлисе бурычлары 5 миллион 614 мең сум тәшкил итә. Газиз балаларын карау-үстерүгә үз өлешләрен кертүдән тайчанучыларның 22 се - хатын-кызлар. Әлеге "күкеләр" нигездә эчүчелек аркасында ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Районның баш суд приставы Сәвия Нотфуллина хәбәр иткәнчә, быел алар 28 кешедән барысы 484 мең сум алимент акчасын түләткәннәр. Балалары өчен алимент түләүдән усалларча качып йөрүче 5 бәндәгә карата җинаять эшләре кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев