Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ат чабышлары узачак

Крестьян-фермер хуҗалыклары теләген искә алып, районыбызда ат чабышлары үткәрелә. Узышлар 21 октябрьдә Сабан туе җире янындагы ипподромда узачак. Анда ярымтокымлы атлар, юртаклар, авыл атлары, татар атлары арасында ярышлар оештыру күздә тотыла. Шулай ук йөк төягән атлар ярышы да ("Быстрый возчик") күпләр өчен кызыклы булыр. Бу бәйгедә йөк арбасына 10 капчык...

Крестьян-фермер хуҗалыклары теләген искә алып, районыбызда ат чабышлары үткәрелә.

Узышлар 21 октябрьдә Сабан туе җире янындагы ипподромда узачак. Анда ярымтокымлы атлар, юртаклар, авыл атлары, татар атлары арасында ярышлар оештыру күздә тотыла. Шулай ук йөк төягән атлар ярышы да ("Быстрый возчик") күпләр өчен кызыклы булыр. Бу бәйгедә йөк арбасына 10 капчык бөртек салып 400 метр арага узышалар.

Ат чабышлары узасы урында кайнар чәй, шашлык, башка ризыклар сату да оештырыла. Ярышны тамаша кылучыларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт та күрсәтәчәк. Бәйгене кызыклы һәм мавыктыргыч итеп спорт комментаторы, тренер Рифкать Сәгъдиев алып барыр.

Ат чабышларына язылу дәвам итә. Бәйгедә катнашырга теләге булганнарга 89196240339 телефоны буенча белешмә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев