Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үз территорияләрен чистарту буенча югары таләпләр куела

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек биналары, ындыр табаклары, бөртек складлары,

остаханәләр һәм башка объектлары территорияләре санитария таләпләренә җавап бирерлек итеп чистартылырга тиеш.

Бу турыда район башлыгы Александр Никошин отрядлар җитәкчеләре, эре крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмәдә ассызыклап әйтте. Чисталык икеайлыгы өч атна дәвам итә инде. Әмма авыл хуҗалыгы формированиеләре биләмәләрендә бу юнәлештә шактый эш башкарасы бар.

Чисталык, тәртип мәсьәләсе һәрчак актуаль, аңа карата таләпләр дә катгый. Әйтик, санитария кагыйдәләренең тупас бозылу фактларын ачыклап, экологлар гаеплеләрне саллы штрафларга тарта алалар. Хәер, беренче чиратта чисталык үзебез өчен кирәк. Ул - әйләнә-тирә мохитебезнең иминлеге шарты бит. Шуңа да язгы кыр эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда чисталык турында да онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев