Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бадминтон ярышлары үтте. ФОТО, ВИДЕО

Балалар иҗаты йортының спорт залында бадминтон буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде.

Аларда 16 команда катнашты. Беренче карашка гади һәм җиңел тоелган бадминтон аның белән шөгыльләнүчеләрдән җитезлек,түземлелек, яхшы реакция таләп итә. Шунысы әйбәт, бадминтон - спортның иң аз чыгымлы төрләреннән, аның белән шөгыльләнү өчен кыйммәтле җиһазлар кирәкми. Районда үткән ярышлар бездә бу уеннарның популярлашуын, спортчыларның остара баруын күрсәтте. Ярышларның нәтиҗәсе мондый: беренче урын - Базарлы матак урта мәктәбе командасы, икенче урын - Чуаш Кичүе авыл җирлеге спортчылары, өченче урын - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге бадминтончылары.

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев