Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар ялы чыгымнарын бергәләп күтәрәләр

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче кызлар һәм малайларны "Яшь имәннәр" лагерендә ял иттерү өчен юлламалар сатып алуда бу гаиләләргә район оешмалары, эшмәкәрләр ярдәм итә. Базарлы Матак үзәк хастаханәсе, "Әлки урман", "Строитель и К", РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы, туган якны өйрәнү музее, мәгариф идарәсе, Базарлы Матак авыл җирлеге советы, район...

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче кызлар һәм малайларны "Яшь имәннәр" лагерендә ял иттерү өчен юлламалар сатып алуда бу гаиләләргә район оешмалары, эшмәкәрләр ярдәм итә.

Базарлы Матак үзәк хастаханәсе, "Әлки урман", "Строитель и К", РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы, туган якны өйрәнү музее, мәгариф идарәсе, Базарлы Матак авыл җирлеге советы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе" "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте берәр юллама сатып алып балаларга бүләк иткән. "Таттелеком"ның Чистай участогы юллама сатып алуга 13 мең сумга якын акча күчергән. Һәрвакыттагыча, башка оешмалар да читтә калмаган: күмәк тырышлык белән районда балалар ялын оештыруга хәйрәячеләр ярдәмендә 218741 сум акча җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев