Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбари Фәсахов 91 яшендә вафат булды

Яңа Баллыкүл авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбари Фәсахов вафат булды. Габделбари ага 91 яшендә иде. Ул 1943 елның ноябрендә фронтка алына, кыр кабель линияләре телефонисты булып хезмәт итә. Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша. Гитлерчыларның өне рейхстагта да була. Армиядән ул 1948 елның маенда гына демобилизацияләнә....

Яңа Баллыкүл авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбари Фәсахов вафат булды.

Габделбари ага 91 яшендә иде. Ул 1943 елның ноябрендә фронтка алына, кыр кабель линияләре телефонисты булып хезмәт итә. Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша. Гитлерчыларның өне рейхстагта да була. Армиядән ул 1948 елның маенда гына демобилизацияләнә. Лаеклы ялга чыкканчы районның авыл хуҗалыгы тармагында төрле вазыйфаларда хезмәт куя.

Габделбари Фәсахов актив тормыш позицияле, принципларына тугры кеше иде. Үткен каләмле ветеран район газетасына да язып торды.

Кызганыч, илгә Бөек җиңү китергән ветераннар арабыздан китә тора. Район ветераннар советы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин әйтүенчә, бүген бездә Бөек Ватан сугышында катнашкан сигез ветеран исән-сау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев