Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер ир-ат судка күрәләтә ялган мәгълүматлар биргән өчен хөкем ителде

Район суды судка ялган мәгълүмат биргән ир-атны хөкем итте. Г. бик күңелсез күренешнең шаһиты була. Гаилә дуслары белән кәеф-сафа корып утырганда, ирле-хатынлы хуҗалар арасында низаг чыга, һәм исерек ир хатынына йодрыклары белән ябырыла. Кыйналган хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, һәм сугыш чукмары ирнең җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы туа. Суд...

Район суды судка ялган мәгълүмат биргән ир-атны хөкем итте.

Г. бик күңелсез күренешнең шаһиты була. Гаилә дуслары белән кәеф-сафа корып утырганда, ирле-хатынлы хуҗалар арасында низаг чыга, һәм исерек ир хатынына йодрыклары белән ябырыла. Кыйналган хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, һәм сугыш чукмары ирнең җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы туа.

Суд утырышына шаһит итеп чакырылган Г., судка ялган мәгълүмат биргән өчен җинаять җаваплылыгына тарту янавы хакында кисәтелсә дә, шешәдәш дустына "яхшылык эшләмәкче" була. Һәм ул, суд эскәмиясендә утыручыны акларга маташып, "ул хатынына кул күтәрмәде", дип бара. Шул рәвешле, судка күрәләтә ялган мәгълүматлар бирә. Нәтиҗәдә бу җинаятьчел гамәле өчен ул үзе суд каршына басты.

Район суды Г.ны РФ Җинаятьләр кодексының 307 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, шаһит буларак судта күрәләтә ялган мәгълүматлар бирүдә гаепле дип тапты һәм аңа 5 мең сум күләмендә штрафка тарту җәзасын билгеләде.

Лилия Шәфикова,

судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев