Әлки районында бер көндә өч автомобиль авариясе. ФОТО
Узган шимбәдә көндез өч урында җиңел автомобильләр бәрелешә.
Базарлы Матак - Үргәгар юлында автомобильнең алдагы машина белән ике арада хәвефсезлек дистанциясен сакламавы аркасында авария килеп чыга.
Базарлы Матак үзәгендә исә ике җиңел машина берсенең дөрес маневр ясамавы нәтиҗәсендә "сөзешәләр". Шулай ук район үзәгендә Кыр урамында "Ока" һәм "Лада" бер-беренә юл бирмәү аркасында һәлакәткә юлыгалар. "Ока" күтәртелгән юл астына төшеп китә.
Аварияләргә юлыгучылар медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Алар җиңелчә тән җәрәхәтләре алган булалар. Ә менә автомобильләргә шактый ремонт сорала.
Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин эссе көннәрдә руль артында йөргәндә аеруча уяу булырга куша. Кызуда автомобиль салонында да температура югары күтәрелә, кешенең юлга игътибары сүлпәнәя, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев