Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер шартлы терлеккә 20 центнердан артык азык берәмлеге хәзерләнгән

Районда күпьеллык үләннәрдән сенаж салу әйбәт оештырылган. Әлеге кыйммәтле терлек азыгы 140 мең тоннадан артык салынган инде. Бу былтыргыдан 30 мең тоннага күбрәк дигән сүз. 14 мең тонна печән рулоннарга төреп саклауга куелган. Район буенча бер шартлы терлеккә 20 центнердан артык берәмлек азык хәзерләнгән. Игеннәрдән бушаган басулардан саламнарны җыеп алып,...

Районда күпьеллык үләннәрдән сенаж салу әйбәт оештырылган. Әлеге кыйммәтле терлек азыгы 140 мең тоннадан артык салынган инде. Бу былтыргыдан 30 мең тоннага күбрәк дигән сүз.

14 мең тонна печән рулоннарга төреп саклауга куелган. Район буенча бер шартлы терлеккә 20 центнердан артык берәмлек азык хәзерләнгән.

Игеннәрдән бушаган басулардан саламнарны җыеп алып, туфракны эшкәртү дә алып барыла. Бу яктан "Хузангай" җәмгыяте үрнәк күрсәтә. Анда басуның бер башында комбайннар суктыруда эшләсә, алар артыннан ук саламы тюкларга төрелеп басу кырыена өелә, икенче якта инде туңга сөрү эшләре башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев