Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер төркем укучыларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

Күптән түгел булган студент-яшьләр слетында районның бер төркем укучыларына паспортлар тапшырылды.

Паспорт алу - яшь кеше тормышында әһәмиятле һәм дулкынландыргыч вакыйга. Ул яшь гражданның өлгергәнлек һәм мөстәкыйльлек чоры башлануын аңлата. Паспорт бит - теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ.

Малайлар һәм кызларга беренче бу мөһим документны тантаналы төстә Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев һәм бүлекчәнең миграция пункты җитәкчесе Ләйсән Миндубаева тапшырдылар. Район мәдәният йортында зал тулы халык алдында бу көнне 10 укучы паспорт алды. Аларның сөенече йөзләренә чыккан иде. Юридик документлары булгач, күп мәсьәләләрне алар хәзер әти-әниләре ярдәменнән башка, мөстәкыйль хәл итә алалар. Әлеге тантаналы чараны оештыруда "Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлеге һәм "Яшь гвардия" штабы да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев