Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башлангычы белән бадминтон турниры үткәрелде

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башлангычы белән балалар иҗаты йортында бадминтон турниры булды.

"Күңелле яшибез!" җирле партия проекты кысаларында үткәрелгән әлеге бәйгедә 2006-2008 елларда туган малайлар һәм кызлар - 15 яшь бадминтончы катнашты. Балалар аерым (одиночный) разрядларда ярышты. Беренче урыннарны Илсаф Сәлахов, Ралина Әхмәтова, Кирилл Горшунов яуладылар. Алар барысы да - Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары, тренер, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Максим Муштаков җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Призлы урыннар алган һәр укучы партиянең җирле бүлекчәсе бүләкләренә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев