Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче мәртәбә атлар чабышы үткәрелде

21 октябрьдә Сабан туе җире янындагы ипподромда атлар чабышы үткәрелде.

Районда беренче мәртәбә (Сабантуй узышларын санамаганда) оештырылган әлеге ярышта 15 чабыш аты һәм 4 йөк аты катнашты.

Берара районда атлар бөтенләй кимеп, аларның саны берничә генә дистәгә калган иде. Сабан туйларында ат чабышы оештыру авырайды. Милли бәйрәмгә хилафлык китермәү, ат узышларын үлеп яратучыларның күңелен күрү өчен башка районнардан чабышкыларны җәлеп итә башлаган идек инде.

Ниһаять, соңгы елларда районда әлеге мәсьәлә уңай якка үзгәрә. Әлки төбәгендә атлар үрчетүче хуҗалыклар барлыкка килде, узыш атлары белән мавыгучы егетләребез арта бара.

Узыш аргамакларына мөкиббән булган, аларны сатып алу һәм асрауга акчаларын да, вакытларын да кызганмаган егетләребез турында без әледән-әле язып торабыз. Алар республиканың төрле районнарында узучы ат ярышларында катнашалар, зур җиңүләр белән кайталар.

Түбән Әлкидә яшәүче фермер Марат Гобәйдуллинның Талисман исемле чабышкысы күптән түгел Арчада узган "Халыкара БДД илләре кубогы" ат спорты ярышларында икенче урынны алган иде. Әлеге атның бүтән җиңүләре дә байтак. Бу арада Марат тагын ярымтокымлы өч чабыш аты сатып алды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ВИДЕО

Чабыш атлары белән "җенләнүче" икенче бер райондашыбыз - район үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшләүче Фаил Сибагатов. Аның Галочка исемле ярымтокымлы биясе быел Әлмәттә, Зәйдә үткән ярышларда беренче һәм икенче булып килде. Галочка ярышлар өчен иң әйбәт яшьтә хәзер. Фаил Сибагатов та тагын бер узыш аты сатып алу теләге белән янып йөри. Инде "күз төшергән" бахбайлары да бар, шул хакта сөйләшүләр алып бара икән.

Узыш атлары "Хузангай", "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятьләрендә, Түбән Әлки, Борискино, Татар Борнае авылларындагы шәхси хуҗалыкларда да бар. Ә татар атларын республикада иң күпләп асраучы хуҗалык районыбызның Әхмәт авылында. Анда фермер Фәнис Бакиров карамагында бүген 300 дән артык бахбай исәпләнә.

Чабыш атлары белән мавыгучы егетләребез соңгы вакытта районда зур ярыш үткәрү теләге белән янып йөрделәр. Бу тәкъдимне район башлыгы Александр Никошин да хуплады.

Ярыш билгеләнгән көн сайлап алгандай аяз, кояшлы булды. Салкынчарак торса да, моны сизүче булмагандыр да. Чөнки бит атлар ярышы ул гаҗәеп кызыклы, теләсә кемне кузгата, "кыздыра" торган бәйге. Шуның өстенә, ярышларның комментаторы - балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сәгъдиев тавыш көчәйткеч аша җанлы, мавыктыргыч сөйләве, кызыклы мәгълүматлар җиткереп торуы белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.

Суык үткәннәргә җылынып алу өчен янәшәдә генә кайнар чәй, камыр ризыклары да сатылды. Бушрак араларда район мәдәният йорты артистлары дәртле җырлары белән күңелләрне күтәрделәр.

Ипподромга аргамакларны машиналарда алып килделәр. Хуҗалары гына түгел, чабышкылар да узыш алдыннан ниндидер дулкынлану кичерәләр кебек тоелды миңа.

Әлеге бәйгене оештыручыларны, ярышта катнашучыларны һәм тамашачыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

-Без әле мондый ат ярышларын беренче тапкыр үткәрәбез. Бәлки кайбер эшләнеп җитмәгән урыннар да булгандыр. Шундый бәйгеләрне киләсе елларда да оештырырга уйлыйбыз. Аларны инде көннәр җылы торганда үткәрербез. Районда ат спорты матур гына үсеш алды. Безнең егетләр район данын яклап чит төбәкләрдә - республика, Россия ярышларында катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Аларга бу мавыгулары, зур чыгымнар тотып әлеге спортны үстерүләре өчен рәхмәт. Алга таба без ипподромны төзекләндерү, яңарту эшләрен дәвам итәчәкбез. Биредә тагын да зуррак масштаблы ярышлар да үткәрелер әле,-диде Александр Федорович.

Менә баш хөкемдар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев узышлар башлану хакында игълан итеп кыңгырау чыңлатты. Стартка ярымтокымлы атларның беренче төркеме кузгалды. Яллары җилдә уйнаклап торган аргамаклар шулкадәр тиз чабалар, хәрәкәтләренә күз иярми. Алар күз ачып йомганчы халык утырган трибуналар яныннан узып та киттеләр. Тагын бер әйләнештән соң финишка да килеп керделәр. Дистанциянең буеннан-буена җайдагы Олег Синкин белән Талисман (Марат Гобәйдуллин аты) беренче барды һәм финишка да көндәшләрен шактый артта калдырып килеп җитте.

Икенче урынны Базарлы Матактан Илнур Рәхмәтуллин белән Куба исемле аргамак (хуҗасы Алексеевск районыннан Владимир Александров)

яуладылар. Түбән Әлкидән Радик Гәрәев Иркә исемле аты белән өченче килде.

Ярымтокымлы атларның икенче төркеме узышында беренче минутлардан ук Фаил Сибагатовның Галочкасы (җайдагы Салават Исхаков) алга ыргылды. Ул көндәшләрен берничә йөз метрга артта калдырып, беренче булып килде дә. Икенче булып финишка Владимир Александровның аты Фишка килеп керде. Түбән Әлкидән Раил Сафин Бама исемле бахбае белән өченче урынны яулады (атның хуҗасы Мозаффар Ишмуратов).

Авыл атлары (сельские верховые) арасында беренчелекне Малыш аты белән Радик Гәрәев яулады. Икенче урында - Иркә аты белән Салават Исхаков һәм өченче - Югары Әлморзадан Грань исемле аргамагы белән 58 яшьлек Рәис Төхвәтуллин (ул иң өлкән яшьтәге җайдак буларак бүләкләнде дә).

Татар атлары узышында фермер Фәнис Бакировның ике генә бахбае катнашты. Алар әлегә чабышларга өйрәнәләр генә. Бу атларның да матур җиңүләрен күреп сөенербез әле.

Йөк атлары ярышы үзенә бер кызык үтте. Монда вакытка атны җигәргә, арбасына ун капчык бөртекне төяргә һәм 1200 метр араны әйләнеп килергә кирәк иде. Боларның барысын да 4 минут 34 секунд эчендә башкарып, Түбән Әлкидән Мозаффар Ишмуратов җиңү яулады. Аңардан ике генә секундка калышып, Югары Әлморзадан Рәмзил Саттаров икенче урынны алды. Бу төр бәйгедә барысы дүрт ат ярышты.

Җиңүчеләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Аннан бәйгедә катнашкан һәркем мул чәй табынына чакырылды.

Шуны әйтергә кирәк, атлар чабышының беренчесе булса да, ул "төерле" булмады, бик мавыктыргыч һәм оешкан төстә үтте. Ярышта катнашучылар да, тамаша кылучылар да зур канәгатьләнү алдылар, күп ләззәтле минутлар кичерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев