Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген иң өлкән кеше – 99 яшьлек Рабига Мусина

Быелның гыйнварына Россиядә яше йөздән артып киткән 15,7 мең кеше исәпләнгән.

Бу 2016 елгыдан 1 мең кешегә диярлек күбрәк. Озын гомерлеләрнең күбесе - хатын-кызлар (12 мең), аларның барысы да диярлек (9 мең) шәһәрдә яши. Озын гомерлеләрнең саны арту бигрәк тә медицина үсешенә бәйле, ди белгечләр.

Районыбызда соңгы берничә елда 100 яшькә җитүчеләр юк.

Яңа Салман авылында яшәгән Шәмсия Әхмәдиевага (узган ел без аның хакында язган идек) быел 2 августта 100 яшь туларга тиеш иде. Әмма ул, гасырлык юбилеена берничә ай гына җитә алмыйча, 20 мартта вафат булды.

Бүген районыбызда иң өлкән кеше - Түбән Әлкидә яшәүче Рабига апа Мусина. Бу җәйдә ул 99 яшен тутырды. Базарлы Матакта Зәйтүнә Сафиуллина, Татар Суыксуында Зәмзәмия Борһанова, Төгәлбәйдә Нургазиз Хисмәтов, Ташбилгедә Зәкия Галәветдинова шулай ук олуг юбилейларына якынлашып киләләр - аларга 97 шәр яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев