Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүреләр санын көйләү максатында җиде ерткычны аулаганнар

Районда бүреләр санын көйләү максатында аучылар җиде ерткычны аулаганнар.

Бу хакта Биологик ресурслар буенча Татарстан дәүләт комитетының Әлки районы бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, узган җәйдә бүреләр шактый зыян китерә башлаганнар. Ерткычлар берничә мәртәбә "Хузангай" җәмгыяте көтүендәге сыерларга һәм бозауларга һөҗүм иткән. Аларның кыргый җанварларны- кабаннарны, кыр кәҗәләрен ботарлау очраклары да ешайган. Күзәтүләр бүреләрнең бигрәк тә район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте биләмәләрендә (угодья) күбәюен күрсәткән. Бу ел башында биологик ресурслар буенча республика дәүләт комитеты һәм район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте берлектә бүреләр санын көйләү чаралары үткәргәннәр. Нәтиҗәдә аучылар җиде ерткычны аулап алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев