Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бу елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителә

Районда быелның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварынача янгынга каршы махсус режим игълан ителә.

Аның максаты - Яңа ел бәйрәмнәре чараларының, кешеләрнең һәм мал-мөлкәтнең янгыннан зыян күрмәвен тәэмин итү. Әйтик, махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехника эшләнмәләрен (бенгаль утларыннан, "хлопушка"лардан кала) сәнәгать, энергетика объектлары чикләреннән ким дигәндә 500 метр, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән, автомобиль юлларыннан, кешеләр күп җыела торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга рөхсәт ителә. Фейерверкларны махсус билгеләнгән, барлык хәвефсезлек чаралары күрелгән мәйданчыкларда гына атарга (запуск) ярый. Район үзәгендә ул - "Алинә" спорт залыннан 300 метр ераклыктагы ачык мәйданчык. Башка авылларда да фейерверклар ату мәйданчыклары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев