Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган фаҗигадә өлкән яшьтәге велосипедчының гомере өзелгән

Түбән Әлки-Чуаш Борнае-Югары Колчурино юлының 10 нчы чакрымында булган юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге велосипедчының гомере өзелгән.

61 яшьлек кеше идарә иткән "Лада" автомобиле велосипедта баручы 78 яшьлек ир-атны бәрдерә, алган җәрәхәтләрдән велосипедчы район үзәк хастаханәсендә үлә. Фаҗига 15 октябрьдә 5 сәгать 30 минутта була.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенә караганда, бу хәл буенча тикшерү бара. Беренчел фаразлар буенча, һәлакәткә автомобиль йөртүченең юл хәвефсезлеген тәэмин итә торган тизлекне дөрес сайламавы сәбәп булган. Иртәнге эңгер-меңгердә ведосипедчының киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмавы да аяныч нәтиҗәгә китергән, ди баш автоинспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев