Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел 95 кеше салкын тию чирләре (ОРВИ) билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән

Ел башыннан бирле 95 кеше сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) чирләре билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Авыручыларның 45 е - 14 яшькә кадәрге балалар. Баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина сүзләренә караганда, районда грипп белән авыручылар юк. Вируслы инфекция чирләрен йоктырмас өчен күп кеше җыелган урыннарда булмаска тырышырга кирәк. Ә инде үзегездә авыру билгеләре сизсәгез, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итегез, табиб билгеләгән дәвалау чараларын үтәгез, ди Эллада Плаксина. Ул шулай ук профилактика максатында кагоцел, инговерин, арбидол кебек вируска каршы препаратлар кулланырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев