Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел “Үлемсез полк” сафлары тагын да ишәя

Узган ел районда беренче тапкыр Җиңү бәйрәме көнендә "Үлемсез полк" акциясе уздырылды. Анда дистәләгән мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының фотоларын тотып бәйрәм митингысына чыккан иде. Әлеге акция быел 9 Май бәйрәмендә янә оештырылачак. Һәм "Үлемсез полк" акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Район хакимияте ил азатлыгы өчен сугышкан...

Узган ел районда беренче тапкыр Җиңү бәйрәме көнендә "Үлемсез полк" акциясе уздырылды.

Анда дистәләгән мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының фотоларын тотып бәйрәм митингысына чыккан иде.

Әлеге акция быел 9 Май бәйрәмендә янә оештырылачак. Һәм "Үлемсез полк" акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Район хакимияте ил азатлыгы өчен сугышкан бабаларын шул рәвешле искә алырга теләге булганнарның 21-7-57 телефонына шылтыратып теркәлү узуларын сорый. "Үлемсез полк"та катнашучыларның 9 Май көнне 8 сәгать 30 минутта "Колос" кинотеатры каршына җыелулары зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев