Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быелның тугыз аенда 13 янгын булган, утта бер кешенең гомере өзелгән

Быелның тугыз аенда район территориясендә 13 янгын очрагы теркәлгән.

Шуларның 11е торак секторда булган. Ут эчендә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте.

Ут-күзнең сәбәпләренә килгәндә, торак сектордагы фаҗигаләрнең күпчелеге янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан. Электр җайланмаларын, электр чыбыкларын, мич җиһазларын файдаланганда куркынычсызлык таләпләре аеруча еш бозыла.

Тәмәке тартканда, күп вакытта өйдә көйрәткәндә саксызлык нәтиҗәсендә ут чыгу очраклары да бар. Чуаш Борнае авылындагы фаҗига нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыга, әлеге янгында кеше һәлак була.

"Кызыл әтәчнең" тормышта нинди зур куркыныч тудыруы мәгълүм. Ялкын күпме көч куеп табылган мал-мөлкәтне санаулы минутлар эчендә юкка чыгара, кеше гомерен дә аямый. Шуңа бу мәсьәләдә гаять сак һәм уяу булырга кирәк. Хәзер, ягу сезоны башлангач, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәү зарур. Электр җиһазларын файдаланганда да игътибарлылык һәм саклык таләп ителә.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов кисәтә:

-Үтүкне, электр чәйнеген яисә плитәсен, башка электр җиһазларын кабызганда аларның төзеклегенә инаныгыз, аларны янып китми торган әйбер өстенә генә куегыз.

-Электр лампалары кәгазь һәм тукыма абажурларга тиеп тормасын. Автотрансформатор һәм стабилизаторны өй предметлары белән капламагыз.

-Электр челтәренә берьюлы берничә куәтле энергия кулланучы җиһазларны тоташтырмагыз.

-Электр чыбыкларын юешләтү, алар өстенә обой ябыштыру, чыбыкларны кадакка элү, тарту, бәйләү, искергән-туза башлаган тоташтыру шнурларын, озынайткычларны куллану гаять куркыныч. Бу изоляция бозылуга һәм чыбыкларның кыска ялганышына китерергә мөмкин.

-Төзек булмаган ут кабызгычларны, розеткаларны файдалану еш кына электр чыбыкларының кызуына һәм януына китерә.

-Стандарт булмаган, кулдан ясалган саклагычлар (предохранитель) файдалану да хәвеф чыгарырга мөмкин.

-Электр приборларын монтажлау һәм ремонтлау белән белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш.

-Тәмәкене хәвефсез урында гына тартырга кирәк. Урын-җирдә көйрәтү, исерекләрнең тәмәке тартуы еш кына хәвефкә китерә. Торак йортның ишегалдында ут ягып, анда иске җиһазлар, чүп-чар, коелган яфраклар яндыру, туңган торбаларны паять итү лампасы яисә факел белән җылытуның шулай ук янгынга китерүе ихтимал.

-Балаларның ут белән уйнавына юл куймагыз. Аларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз. Шырпыны балалар ала алмаслык урында гына саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев