Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бюджет үтәлеше тикшерелде

Муниципаль район советының 12 апрельдә булган егерменче утырышы көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән иде.

Утырыш эше белән район советы рәисе Александр Никошин җимтәкчеле итте.
Беренче мәсьәлә буенча әле генә Россия Эске эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләнгән Ришат Насыйбуллин чыгыш ясап, бүлекчәнең узган елда эшчәнлеге турында хисап тоткач, 2018 елга билгеләнгән бурычлар хакында сөйләде. Аннары район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин Әлки районының 2017 елга бюджет үтәлеше турында чыгыш ясады, ә депутатлар аның отчетын раслап тавыш бирделәр.
Район контроль-исәп палатасы рәисе палатаның 2017 елда эшчәнлеге буенча хисап тотты. Көн тәртибенә кертелгән бишенче мәсьәлә район территориясендә кеше һәм гражданин хокукларының үтәлеше турында Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның безнең райондагы яр-дәмчесе Фәридә Яруллина сөйләп бирде.
Шуннан соң депутатлар район советы юридик бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Дарья Тихомированың көн тәртибендәге җиде мәсьәлә буенча мәгълүматын тыңлап, тиешле карарлар кабул иттеләр. Район казнасы мөлкәтен авыл җирлекләре милкенә тапшыру турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Петров хәбәр итте. Муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллина район башкарма комитеты структурасына 2 штат берәмлеге өстәү, районда муниципаль хезмәтләр реестрын раслау хакында мәгълүмат җиткерде.
Утырыш ахырында бер төркем әлкилеләрне бүләкләделәр. Аларны муниципаль район башлыгы Александр Никошин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев