Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чаңгы сезоны ярышлар үткәреп ябылды. ФОТО

24 мартта район үзәгендәге чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан ярышлар үткәрелде.

Чаңгы спортының быел "гомере" кыска булды. Кыш башында кар юклыктан рәхәтләнеп чаңгы шуып булмады. Инде кар катламы калынайган да иде, әмма көннәр җылыта башлады. Шулай да яңа чаңгы базасы тик тормады. Биредә әледән-әле ярышлар оештырылды. Менә сезон ябылганда да чаңгы спортын яратучылар янә үзләре арасыннан иң көчлеләрне барладылар.

Узган шимбәдә үткәрелгән чаңгы ярышларында күбрәк мәктәпләрдән килгән яшь спортчыларыбыз көч сынашты. Дөрес, аз булса да, хезмәт коллективларыннан, гаиләләре белән килеп чаңгы юлына басучылар да бар иде. Кояшлы матур көндә рәхәтләнеп чаңгы шуып, һәркем зур канәгатьләнү алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев