Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чегәннәр өлкән кешене алдап, әйберләрен урлап чыкканнар

Урта Биктимер авылында чегәннәр, йорт хуҗасының ышанычын яулап, өйдән телевизорын, самоварын, акчасын алып чыгып киткәннәр. Чегәннәр авыл җирендә үзләрен һәрчак иркен сизә. Бездә бит халык гади, тиз ышанучан. Бу очракта да шулай була. Чегән милләтеннән бер ир-ат һәм ике хатын-кыз, кыйммәт бәядән төсле металл җыябыз дип, өлкән яшьтәге ханым яшәгән...

Урта Биктимер авылында чегәннәр, йорт хуҗасының ышанычын яулап, өйдән телевизорын, самоварын, акчасын алып чыгып киткәннәр.

Чегәннәр авыл җирендә үзләрен һәрчак иркен сизә. Бездә бит халык гади, тиз ышанучан. Бу очракта да шулай була. Чегән милләтеннән бер ир-ат һәм ике хатын-кыз, кыйммәт бәядән төсле металл җыябыз дип, өлкән яшьтәге ханым яшәгән өйгә керәләр. Үзләрен чәй белән сыйлаган пенсионерны сөйләндереп, елгыр кунаклар шул арада өйдән акча һәм әйберләрне эләктереп чыгалар һәм юк та булалар.

Кызганыч, алданган хатын бу хакта район эчке эшләр бүлекчәсенә бер тәүлектән соң гына мөрәҗәгать итә. Дөрес, полицейскийлар, шактый вакыт үтсә дә, алдакчы-каракларның автомобиль номерен һәм шәхесләрен ачыклый алганнар. Хәзер тикшерү бара.

Хокук сакчылары халыкка уяу һәм сак булу зарурлыгын искәртә. Ят кешеләргә ышанмагыз, таныш булмаган, очраклы бәндәләрне һәм чегәннәрне өегезгә кертмәгез, алар белән аралашмагыз, әйберләр сатып алмагыз. Авылда чегәннәр яисә бүтән шикле бәндәләр күренсә, 02, 20-102 телефоны буенча кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев