Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чишмәләр төзекләндерелә

Иске Кората авылы кырыенда урман белән янәшәдә типкән чишмәне чистарткач, суы гөрләп ага башлаган.

Иске Коратадан читтәрәк бер күл бар иде. Өлкәннәр ул күлнең зур, балыклы чакларын хәтерлиләр әле. Авыл халкы анда күпләп юкә дә каезлый торган булган. Әмма күл акрынлап кечерәйде, суы азайды. Чөнки аны су белән баетып торган янәшәдәге чишмә дә бик саеккан иде.

Менә быел авыл халкы бергәләп шул чишмәне чистартырга алынган. Иске Кората авыл җирлеге башлыгы бу эшкә бик зур өлеш керткән Леонид Лазаревка, Валерий Кашкаровка, Юрий Курзаевка, Николай Викторовка, Вячеслав Яганевка һәм Наталья Кашкарова җитәкчелегендә килгән мәктәп балаларына зур рәхмәтләрен җиткерә. Авыл халкының хезмәте нәтиҗәсе сөенечле: чистартылган, яңа сулыш өрелгән чишмәдә хәзер су гөрләп ага. Янәшәдәге күл дә тиздән зураер.

Кораталылар алга таба чишмә тирәсен матурлап тотып алып, ял итү өчен беседка төзеп куярга да исәпләп торалар. Үрнәк өчен ерак йөрисе дә юк - Иске Салманның төзекләндерелгән чишмәсен барып карыйсы гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев