Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында декабрьнең беренче ункөнлегендә халык 160 мең 834 килограмм сөт саткан

Декабрьнең беренче ункөнлегендә халыктан 160 мең 834 килограмм сөт җыелган.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2248 килограммга кимрәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гатауллин әйтүенчә, сөтнең кимүе кышлатуга күчү, күп буаз сыерларның савымны ташлатуы, ә кайбер шәхси хуҗалыкларда терлек азыгының җитәрлек булмавы белән бәйле. Бүген район авылларындагы шәхси хуҗалыкларда һәр сыердан тәүлеккә уртача 14 килограмм сөт савыла, ди белгеч. Кышкы чор үз төзәтмәләрен кертсә дә, Иске Камка, Карга, Түбән Әлки, Югары Колчурино авыл җирлекләрендә сөт сату күләмен киметмиләр. Башка җирлекләр җитәкчеләренә сөт җыю мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев