Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ел башыннан бирле сигез янгын очрагы теркәлгән, шуларның алтысы – торак секторында

Ел башыннан бирле районда сигез янгын булган, шуларның алтысы - торак секторында. Утта өч кеше үлгән. Бу хакта район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте.

Йорт-җирдә ут-күз чыгуның төп сәбәпләре - янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү, ди өлкән инспектор. "Кызыл әтәч" күпчелек очракта электр җиһазларын һәм мичләрне файдаланганда хәвефсезлек таләпләрен бозу, электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында килеп чыга.

Салмыш хәлдә саксызлык күрсәтү, өйдә тәмәке тарту нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары да бар. Март аенда Каракүл авылында торак йортта әнә шул сәбәпле ут чыгып, ике кешенең гомере өзелде.

Ачык ут, ягъни шәмнәр белән саксыз эш итү аркасында берничә көн элек өлкән яшьтәге хатын-кыз вафат булды.

Янгын - мал-мөлкәткә, ә иң аянычы, кешеләр саулыгына һәм гомеренә янаучы афәт. Районыбызда булган ут фаҗигаләре дә моны раслый. Ә күптән түгел Кемеровода булган коточкыч янгын дистәләгән кеше гомерләрен алып китте, бу бөтен илне тетрәндерде.

Янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов район халкын көнкүрештә ут-күз хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәргә чакыра. Соңгы вакытта булган янгын фаҗигаләреннән сабак алыйк. Тиешле кагыйдәләрне үтәп, үзебезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең хәвефсезлеге турында кайгыртыйк.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов кисәтә:

-Үтүкне, электр чәйнеген яисә плитәсен, башка электр җиһазларын кабызганда аларның төзеклегенә инаныгыз, аларны янып китми торган әйбер өстенә генә куегыз.

-Электр лампалары кәгазь һәм тукыма абажурларга тиеп тормасын. Автотрансформатор һәм стабилизаторны өй предметлары белән капламагыз.

-Электр челтәренә берьюлы берничә куәтле энергия кулланучы җиһазларны тоташтырмагыз.

-Электр чыбыкларын юешләтү, алар өстенә обой ябыштыру, чыбыкларны кадакка элү, тарту, бәйләү, искергән-туза башлаган тоташтыру шнурларын, озынайткычларны куллану гаять куркыныч. Бу изоляция бозылуга һәм чыбыкларның кыска ялганышына китерергә мөмкин.

-Төзек булмаган ут кабызгычларны, розеткаларны файдалану еш кына электр чыбыкларының кызуына һәм януына китерә.

-Стандарт булмаган, кулдан ясалган саклагычлар файдалану да хәвеф чыгарырга мөмкин.

-Электр приборларын монтажлау һәм ремонтлау белән белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш.

-Тәмәкене хәвефсез урында гына тартырга кирәк. Урын-җирдә көйрәтү, исерекләрнең тәмәке тартуы еш кына хәвефкә китерә. Торак йортның ишегалдында ут ягып, анда иске җиһазлар, чүп-чар, коелган яфраклар яндыру, туңган торбаларны паять итү лампасы яисә факел белән җылытуның шулай ук янгынга китерүе ихтимал.

-Балаларның ут белән уйнавына юл куймагыз. Аларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз. Шырпыны балалар ала алмаслык урында гына саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев