Әлки районында электрүткәргечләрне урларга маташучыларның яман эше барып чыкмаган
Үткән атнада төн уртасында Чуаш Шәпкәсе белән Сихтермә авыллары арасында электрүткәргечләрне урларга маташканнар.
Район электр бүлү челтәрләренә Чуаш Шәпкәсе ягында электрүткәргечләрдә ток югалу турында хәбәр килә. Төнге кизү бригадасы шунда ук әлеге урынга юл тота. Нәтиҗәдә электрчылар караклар төркеменә юлыгалар. Угрылар электр чыбыкларын салдырганнар, әмма җыеп алырга өлгермәгәннәр. Фаш ителүләрен аңлап, алар җинаять урыныннан качканнар. Полиция бүлегендә караклар Ульяновск өлкәсеннән түгелме дип шикләнәләр. Соңгы вакытта ул якта электрүткәргечләрне урлау очраклары күп булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев