Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында елның беренче өч аенда дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган

Елның беренче өч аенда районда дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган.

Аларда биш кеше зыян күргән. Узган елның шушы чорында бер авария булып, анда 13 кеше җәрәхәтләр алган.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясе утырышында ясаган чыгышында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әнә шул хакта хәбәр итте. Быелгы аварияләрнең берсе исерек йөртүче гаебе белән килеп чыккан. Икенче бер авария маневрлау кагыйдәләренең бозылуы аркасында булган. Тагын бер юл-транспорт вакыйгасында машина әйләнеп капланган, икенчесендә - бәрелешкән.
Рәис Сафин әйтүенчә, елның беренче кварталында район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 757 очрагын ачыклаганнар. Шул исәптән 20 йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган өчен тоткарланган.
Юл кагыйдәсен боз-ганга административ штрафны вакытында түләмәгән өчен 31 кешегә карата беркетмәләр төзелгән. Бүген административ штрафлар буенча 10 меңнән артык бурычы булган 34 кеше исәпләнә. Шундый ике әҗәтленең транспорт чараларына арест салынган. Ә дүрт транспорт чарасы хуҗаларына карата материаллар, тоткарлау өчен, ЮХИДИның республика идарәсенә юлланган.
Районның баш автоинспекторы белдерүенчә, һәрбер авария, аңа китергән сәбәпләр, шул исәптән юл-урам челтәренең торышы анализлана. Бу мәсьәләләр юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясе утырышларында тикшерелә. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан вазыйфаи затларга өч күрсәтнамә юлланган. Урам һәм юллар канәгатьләнерлек хәлдә тотылмаган өчен бер вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында транспортка техник күзәтчелек буенча предприятиеләрдә, оешмаларда өч тикшерү үткәрелгән. Шулай ук автопредприятиеләрдә транспорт чараларын линиягә чыгарганда 19 тикшерү оештырылган. Бер вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
Халыкка җәмәгать транспорты хезмәте күрсәтү хакында район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Рәмис Камалов бәян итте. Халык өчен район авыллары арасында һәм Казан маршруты буенча ике автобус йөреп тора. Әлеге автобуслар пассажирларга хезмәт күрсәтүнең барлык таләпләренә җавап бирә. Авыллардан халыкны район үзәгенә китергәч, автобуслар 7.30 һәм 8.15 сәгатьләрдә Казанга кузгалалар. Ә инде башкаладан районга 11.20 һәм 14.20 сәгатьләрдә китәләр. Әлеге маршрут буенча автобуслар көн саен йөри. Халыктан аларның эшенә карата дәгъвалар кергәне юк, ди Рәмис Камалов.
Авыллардан балаларны автобуста база мәктәпләренә йөртү буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева мәгълүмат бирде. Һәр көнне 408 баланы автобуслар мәктәпләргә укуга алып килә һәм дәресләрдән соң авылларына кайтарып куя икән. Хәзер автобусларга "Нурлат АТП" җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Бу эш соңгы вакытта күпкә яхшырган. Һәр иртәдә ФАП, хастаханә хезмәткәрләре автобус шоферларының саулык-ларын тикшереп, юлга чыгарга рөхсәт бирәләр. Соңгы атналарда мәктәп автобусларының маршрутны бозу, тизлекне арттыру фактлары теркәлмәгән.
Утырышта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Юрий Ставниченко да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул район ЮХИДИ бүлекчәсендә электрон хезмәтләр күрсәтүне активлаштыру зарурлыгын ассызыклады. Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев районда әлеге юнәлештә актив эш башлануын белдерде, якын арада бу мәсьәләнең җайга салынасына ышандырды.
Комиссия утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев